09.06.2010

Тормыш баскычлары

Заһир Ярулла улы Бигиев 1870 елда Ростов-Донда мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне булачак әдип рус мәктәбендә ала. Шул ук елларда Заһир матур әдәбият белән дә кызыксына башлый. Атасы үлгәч, анасы Фатыйма аны, рус мәктәбеннән алыл, мәдрәсәгә бирә. Биредә ул, дин сабаклары белән бергә, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, матур әдәбият белән кызыксынуын дәвам итә, рус һәм француз язучылары әсәрләрен яратып укый. Матур әдәбиятка мәхәббәт аңарда иҗат теләге уята. Ңәтиҗәдә «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» романы языла һәм 1887 елда Казанда басылып чыга. Шушы әсәрен бастыру теләге белән Казанга килгән Заһир Күл буе мәдрәсәсендә укырга кала. Бу елларда ул Казан тормышы, мәдрәсә хәлләре белән якыннан таныша, күргәннәренә нигезләнеп, «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар») романын яза. Әсәр 1890 елда дөнья күрә.
1891 елда мәдрәсәне тәмамлагач, 3.Бигиев Ростов-Донга кайта һәм анда мулла була. Бер үк вакытта ул дөньяви белемен күтәрә, күп вакытын шәһәр китапханәсендә үткәрә. Иҗат эшен дәвам итә. 1891—1892 елларда «Гөнаһе кәбаир»нең дәвамы булган «Катилә» һәм «Мөртәд» романнарын яза. Әмма алар, Казандагы «Китап» нәшриятына тапшырылсалар да, дөнья күрми калалар. Бу хакта 1908 елда «Яшен» журналында басылган «Төшемдә күргәннәрем» дигән фельетонында Г.Тукай бик ачынып яза.
3.Бигиев 1893 елның җәендә — Урта Азия халыкларының тормышын, культурасын якыннанрак белү теләге белән — Бохара, Сәмәрканд якларына китә. Бу сәяхәте вакытында күргәннәрен «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле сәяхатнамәсеидә яза. Әсәр 1908 елда басыла.
Урта Азиядән 3.Бигиев өметләре җимерелеп, күңел төшенкелегенә бирелеп кайта. Чөнки ул һәр җирдә гаделсезлек күрә, әмма аннан котылу юлларын таба алмый. Әдип 1902 елда Ростов-Донда вафат була.
3.Бигиев әсәрләре, дөньяга чыккан елларында ук, татар әдәбиятында яңа күренеш дип бәяләнәләрД Мәсәлән, «Гөнаһе кәбаир» романы басылгач, матбугат аны эчтәлеге, теле буенча яңа әдәби юнәлеш җимеше дип бәяли. «Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә» дигән шигырендә (1908) Г.Тукай 3.Бигиев иҗатына югары бәя бирә. Ф.Әмирхан «Әдәбиятка гаид»,(1908) һәм «Мавәраэннәһердә сәяхәт» (1908) исемле мәкаләләрендә 3.Бигиев әсәрләренең татар әдәбияты тарихындагы урынын ачыклый, мәгърифәтче әдипнең аерым әсәрләренә төпле анализ ясый, аларның идея-проблематик һәм жанр яңалыгын ача.
3.Бигиев иҗатын ныклап өйрәнү тик сугыштан соңгы елларда гына башланды. Бу өлкәдә М.Гайнуллин зур эш башкарды. «Заһир Бигиев иҗаты» дигән мәкаләсеннән соң ул әдип әсәрләрен матбугатка чыгаруда актив катнашты, тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүен дәвам итте. Аның «Татар әдәбияты, XIX йөз» (1957, 1968), «Татарская литература XIX века» (1975) дигән монографик хезмәтләрендә бу язучы иҗатына киң урын бирелә. 3.Бигиев иҗатын фәнни-теоретик планда өйрәнүгә И.Нуруллин һәм С.Хафизов мәгълүм өлеш керттеләр.

 Әсәрләрнең тулы вариантлары:
"Зур гөнаһлар" романы
"Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә"

Әсәрләрнең кыскартылган вариантлары:
МЕҢНӘР, ЯКИ ГҮЗӘЛ КЫЗ ХӘДИЧӘ
ЗУР ГӨНАҺЛАР(Гөнаһе кәбаир)- роман(1890)

1 комментарий:

16.10.2009 17:03

Известный и неизвестный Загир Бигиев

135-летие зачинателя татарской прозы Мухаммад-Загира Бигиева, которое отмечалось в 2005 году, практически осталось незамеченным. На то существуют веские причины. С одной стороны, 1000-летие Казани затмило другие, более мелкие события, а с другой — отсутствие информации о точной дате рождения татарского писателя не дает возможности приурочить его юбилей к конкретному месяцу. Впрочем, и сведения о годе рождения Мухаммад-Загира Бигиева не есть истина в последней инстанции: названный когда-то его младшим братом, не менее известной личностью — татарским богословом Мусой Бигиевым, год рождения был выведен, согласно мнению татарских литературоведов, на основе одного из произведений Загира Бигиева, где он вскользь говорит о своем возрасте. Читать дальше »»»