10.06.2010

Иҗатына бер караш. М.Гайнуллин мәкаләсеннән

М.Акъегетнең «Хисаметдин менла»сы программ характерда булуы белән аерылып торган иде. 3.Бигиев иҗаты исә мондый «синкретик» максатка дәгъва итми. Аның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» һәм «Гөнаһе кәбаир» романнарында яңа методның аерым принциплары һәм сыйфатлары калку булып гәүдәләнә.
Бу әсәрләрдә мәгърифәтчел иҗатның заман чынбарлыгына тагын да якынрак булырга, аның конкрет вакыйгаларын һәм күренешләрен сурәтләргә омтылыш көчәя. 3.Бигиев романнарында хикәяләү күп мәртәбә объективлаша төшә. «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә»дә сурәтләнгәннәрнең дөреслеген, тормышта чыннан да булганлыгын күрсәтү өчен, 3.Бигиев әсәрдә «әүвәлән вокугысы нә җирдә вә нә вакытта улдыгыны» язып үтә.
Әсәрен башлаганда «бер гаҗәеп гүзәл хикәядер» дип язып, 3.Бигиев романының мавыктыргыч булуын искәртә. Бу деталь ул мавыгып укыган рус һәм француз язучылары әсәрләренең йогынтысы турында да сөйли.
3.Бигиев романнарында хикәяләү яңалыклары әдипнең үзенчәлекле иҗат максатларына бәйле. М.Акъегет мәгърифәтчелек идеалларын сәнгатьчә гәүдәләндерүне төп максат итсә, 3.Бигиевнең игътибары күбрәк реаль тормыштагы хәлләрне һәм вакыйгаларны сурәтләүгә юнәлә.
Идеаль башлангыч урынына реаль башлангычка йөз тоту, тормышта булганнарны үз хәлендә күрсәтергә алыну 3.Бигиевне хикәяләүдә беркадәр объективистлыкка да китерә. Хикәяләү табигыйлегенә омтылу романда сурәтләнгән вакыйгаларга һәм геройларга әдипнең мөнәсәбәтен беркадәр тоныкландыра. Авторның теге яки бу геройга симпатиясен, антипатиясен ачыклау кыенлаша. Шушы моментны искә алмау кайбер очракларда автор позициясен аңлап бетермәүгә китерә. Мәсәлән, кайвакыт 3.Бигиев уңай герой рәвешендә Мусаны, ә аның антиподы итеп Габденнасыйрны күрсәтә дигән фикер ишетергә туры килә. Романда исә мәсьәлә шактый катлаулы. Әдипнең бу геройларга мөнәсәбәте социаль һәм мораль планда гәүдәләнә. Социаль яктан 3.Бигиев аларның һәркайсына тигез карый. Бу уртаклык геройларга бирелгән характеристикаларда ук чагыла. Автор болай ди: «Муса әфәнде Казан байларыннан мәрхүм Габдулла байның угылы Салихов иде. Петербургта университетта хәтме көтеб кылмыш адәм улса да, әткәсе вафат иттектән соңра таҗир-сәүдәгәр улмыш. Яше егерме биш-егерме алтыдан зиядә түгел иде. Муса Салихов җәмәгатьләнмеш адәм түгел иде». «Габденнасыйр әфәнде Казан байларыннан Исмәгыйль байның углы Хәбибуллин иде. Әткәсе Исмәгыйль бай вафат. Башка карендәшләре юк иде. Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре бар иде. Габденнасыйр әфәнде гимназиядә курс тәмам итмеш, яше егерме өч-егерме дүрттән зиядә түгел иде. Кәндүсе дә җәмәгатьләнмәмеш».
Социаль чыгышлары һәм хәлләре буенча бик якын торгав бу бай егетләрне 3.Бигиев нигездә Әхмәди бай кызы Хәдичәнең йөз мең сум приданына мөнәсәбәттә күрсәтә. Муса белән Габденнасыйрны автор, ниндидер антиподлар булудан бигрәк, Хәдичәнең йөз мең сумына мөнәсәбәттә көндәшләр итен карый. Шулай да 3.Бигиев Муса яклырак. Моның сәбәбе бар. Әхмәди бай Мусага кызын алданрак вәгъдә иткән. Биредә социаль фактордан мораль фактор өстенлек ала. Автор атаның баштагы карары үтәлергә тиеш дигән уйда. Әхмәдинең шушы табигый теләген Габденнасыйрның үзенчә үзгәртергә уйлавы белән мәгърифәтче әдип килешми. Әлеге табигый теләкне җимерергә омтылуы соңыннан Габденнасыйрның әхлакый җинаяте итеп бәяләнә, моның өчен ул каты җәза ала. Кыскасы, әдипнең әсәрдә шактый абстракт төстә гәүдәләнгән әхлакый хөкеме тантана итә. Шушы хөкем нигезендә Муса акланып төрмәдән чыгарыла, һәм ул Хәдичәне йөз меңе белән хатынлыкка ала, ә Габденнасыйр үз-үзен үтерә.
Мусага беркадәр симпатиясе булса да, автор бу геройны идеал итми. Аның мәгърифәтче өчен идеал булырлык бер генә сыйфаты да юк. Ул — үзе турында гына кайгыртып яшәүче шәхес. Шул ук вакытта 3.Бигиев Мусаны әлеге эгоистик сыйфатлары өчен тәнкыйтьләргә дә алынмый. Бу мәсьәләдә күпмедер битарафлык күрсәтә. Мондый хәл хикәяләү табигыйлегенә омтылудан туа. Авторның шул заман өчен беркадәр объектив хикәяләве хәзер безгә Мусаны язучыдан киңрәк һәм тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә. Муса образында байлыкка табынучы, аны барыннан да өстен күрүче буржуаз малтабар чагылдырылуын күрәбез. Мәгърифәтче әдип тарафыннан гаделлек өчен тырышучы, әдәпле һәм әхлаклы кешеләр итеп күрсәтелгән Нигъмәтулла әфәнде, адвокат Андреев, шымчы Шубин һәм башкалар да безнең алга, Муса кебек үк, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче буржуаз малтабарлар булып, башкачарак планда килеп басалар. Кыскасы, бу персонажларны бәяләгәндә абстракт мораль факторга баш игән мәгърифәтче әдипнең идея-иҗтимагый карашларының чикләнгән булуы ачык. М. X. Гайнуллин хаклы язганча, шушы карашларны укучыга көчләп такмавы, тормыш вакыйгаларын табигый агышында сурәтләүгә басым ясавы белән 3.Бигиев сәнгатьчә фикерләүдә үзенең иҗтимагый-политик карашларыннан өстен тора алган әдип иде. Бу — романның әдәбият тарихындагы объектив кыйммәтен билгели торган төп факторларның берсе.
Язучының идея-эстетик фикерләрен ачу ягыннан романда хатын-кыз образлары игътибарга лаек. Алардан Зөләйха белән Хәдичә авторның дөньяга карашлары шактый катлаулы һәм күпьяклы булуын күрсәтә. Яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышын сурәтләүгә чагыштырмача киңрәк урын бирелә. Героиняны фаҗигагә китергән сәбәпләрне автор мәгърифәтчеләрчә аңлата. Бу Зөләйханың үләр алдыннан әнисенә язган хатында ачык чагыла: «Бән, гасыйя кызыңыз Зөләйха, Муса әфәндея гашыйка улдыгымнан, сезнең рөхсәтләреңездән башка, Муса әфәндея хатын булмак нияте илә, бәлдәи Казанга кәлдем. Сезнең рөхсәтләреңездән башка качып китдекем сәбәбеннән, сәфәрем хәерле улмады: мәгъшукым Муса әфәнде, Казанлы бер бай кешенең кызыны йөз мең сум көмеш акча илә дәлал җефетлеккә алдыгыннан, бәне хатынлыкка алмыйдыр».
Димәк, Зөләйха хыялы тормышка ашмауның төп сәбәбе — ата-ана сүзеннән читләшү. Зөләйха мәгърифәтчеләрнең мәгълүм карашларына каршы чыккан. Мәгърифәтчеләр шәхеснең тормыштагы юлын һәм язмышын билгеләүдә гаилә тәрбиясен хәлиткеч фактор итеп карадылар. Кешелекле тәрбия алган бала ата-анасы күрсәткән юлдан барырга тиеш дигән карашта тордылар. Бала шушы юлдан читкә тайпылса, «табигый тәртип»не бозса, мәгърифәтчеләр андый затларны үз әсәрләрендә каты хөкемгә тарттылар. «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә»дә Зөләйха шундый хөкемгә дучар ителә. Романның икенче героинясы — йөз мең акчалы Хәдичә 3.Бигиев аны берничә деталь белән генә күз алдына бастыра, кызның Мусага мәхәббәтен күрсәтә, әмма бу хискә үз мөнәсәбәтен турыдан-туры белдерми. Шуңа күрә героиняга бәяне хикәяләүнең табигый агышы буенча бирергә кала. Хәдичә мәхәббәте М.Акъегет романы героинясы Хәнифәнең Хисаметдин менлага мәхәббәте кебегрәк туа. Хәдичә дә Мусаны үз бүлмәсендәге ярык аша күреп гашыйк була. Әмма ике мәхәббәттәге охшашлык шунда бетә. Хәнифә мәхәббәтен М.Акъегет ирекле һәм гыйлемле шәхес идеалы яктылыгында карый, 3.Бигиев героинясының мәхәббәте башкача. Кыз Мусаның тышкы кыяфәтенә генә гашыйк була. Ул хатында болай ди: «Шөҗагатьле вә нурлы йөзеңёзне әүвәл дәфга күрдекем илә вөҗүдем шу кадәр мөтәәссир улды кем, кач көннәр хыялымда сезнең күрекле йөзеңез тәхәйел улынып, колагыма сезнең зи фәсахәт улан тәкәллемнәреңез ишедедер, кичәләрдә рөэямда сез газизләремезне күрмәклекем илә күңлем хушланыр. Көндезләрдә газизем Муса әфәнде зиһенемдә сези йөрәк бәгърем тәсаувыр идеп зәвекъләнмәктән, үз-үземне мәнгыя тәкатем калмадыгыннан, гыйшык дәрденә мөбтәля улын, сез газизләремезә бер-ике сатрә мәктүб язмага җөрьәт идеюрмен».
Хәдичә мәхәббәте шулай бик садә булу табигый. Чөнки ул шәхси омтылыш-теләкләрдән һәм рухи мөстәкыйльлектән мәхрүм, ата-ана сүзенә берсүзсез буйсынып яшәүче ихтыярсыз зат. Аны шәхес дип тә атап булмый. Автор да, башка геройлар да Хәдичәне йөз мең сум акчага кушымта итеп кенә карыйлар. Муса белән Габденнасыйрны да кызның (гәрчә ул чибәр булса да) бирнәсе кызыктыра. Хәзерге укучыга исә Хәдичә образында буржуаз чынбарлыкның хатын-кызны ничек изүе, юкка чыгаруы, җанлы курчакка әверелдерүе дә күренә. Революциягә кадәрге татар хатын-кызының шушы фаҗигале язмышын соңрак критик реализм вәкилләре зур фаш итү көче белән тасвирладылар. Ә 3.Бигиев әле Хәдичәнең шундый фаҗигасен күрсәтә алмады. Героинясының яшәешен ул, тормыштагы гадәти, хәтта табигый бер күренеш итеп, беркадәр битараф төстә сурәтли.
Кыскасы, «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә»дә, геройларны, аларның тормыш юлларын, язмышларын объектив төстә һәм табигый хәлендә сурәтләү өстенлек итә. Хикәяләү тулысынча вакыйгалылыкка корыла. Әмма геройларның эчке дөньясы белән аз кызыксыну, психологик анализның йомшаграк булуы әсәр сюжетының ялангачрак чыгуына китерә.

3.Бигиевнең икенче романы «Гөнаһе кәбаир», барыннан да элек, автор позициясенең активлаша һәм ачыклана төшүе белән игътибарны җәлеп итә. Әдип әсәрнең үзенчәлеген болай аңлата: «Гөнаһе кәбаир» нам роман җинаять вә мәхкәмә мәгыйшәтеннән алынмыш гараиб вә гаҗәиб бер хикәя улып, романымызда мәхлут улан әшхаснең әксәре гөнаһлы бәндәләр улып, дөньялары баштан ахырына кадәр хәраб вә бишектән каберә кадәр фәләк гаддарында улындыклары бу вакыйгадан: мәгълүм улачагы кеби, йәүме мәхшәрдә гафур-рәхим Алланың, рәхмәт вә фазлына мөлякат кылмасалар, әһле җәһәннәм улдыклары аңлашачакдыр». («Гөнаһе кәбаир» исемле роман җинаять һәм хөкем эшләре хәленнән алынып язылган гадәттән тыш гаҗәп бер хикәядер. Романыбызда катнашкан кешеләрнең күбесе гөнаһлы бәндәләр булып, дөньялары баштан ахырына кадәр һәлакәт һәм бишектән алып кабергә кергәнчегә кадәр язмышны алдалау булганлыгы бу вакыйгадан мәгълүм булуы шикелле, ходаның шәфкать, мәрхәмәтенә юлыкмасалар, мәңге газапта калачаклары тасвир ителә»).
Әмма бу «зур җинаятьчеләр» турында сөйләү әдип өчен үзмаксат та, төп максат та түгел, «Җинаять вә мәхкәмә мәгыйшәтеннән» алынып язылган бу әсәрдә 3.Бигиев мәгърифәтчеләрне кызыксындырган тәрбия мәсьәләсен яктыртырга омтыла. Тирәлекнең шәхескә мәгърифәтчеләрчә аңланган йогынтысы тәрбиянең хәлиткеч факт итеп алына. Романның үзәк геройлары Габделгафур белән Маһруй, барыннан да элек, шәхесне тирәлекнең бозуына мисал булып алга басалар. Бигиев мәгърифәтчеләрнең ата-ана ничек булса, бала да шулай була дигән карашларын уртаклаша, игътибарын геройның ата-анасын характерлауга да бирә. «Накәс мелла, — ди әдип,— хилли заманнан бирү «К» карьясендә имам улып хәйләи шәргый вә на хәлаль кәсебләр кылып, ришвәт вә риба тарикыйлә мал казанып, шимдеки хальдә, башка имамнара нисбәтән малдар бер углан улып, ике хатына зәвеҗ вә биш балая атадыр».
Шундый әхлаксыз һәм кешелексез Накәс мулла, табигый, Габделгафурга тиешле әхлакый тәрбия дә бирми, үрнәк тә була алмый. Шуның өчен ул, авылыннан чыгып киткәч, яңа тирәлекнең зарарлы йогынтысына бик тиз бирелә. Яшь геройның киләчәк язмышында хәлиткеч роль уйнаган тирәлек итеп мәдрәсә тормышы күрсәтелә. Габделгафурның мәдрәсәдә укуынг тасвирлауга күчкәч, 3.Бигиев публицистик чигенеш ясый һәм шул чор мәдрәсәләрендәге хәлләрне ассызыклый: «Нәчә вә нәчә сәнәләрдән бирү мәдрәсәләремез бу хальдә улып, нәчә вә «эчә толәбәләр нәчә вә нәчә җирләрдә улдылар, нәчә вә нәчә хальләрә ирделәр, вә бу хальләри нәчә вә нәчә кемсәнәләр күрделәр. Кемсә бу хакта бер сүз әйтмәде вә язмады. Шимди сән Ростов-Дон шәһәрендә ултырып күп беләсән вә ерак кү-рәсән. Гаебтер».
Үзенә шундый гаеп ташлау ихтималына каршы чыгып, 3. Бигиев башка күпләр гадәти дип караган хәлләрне — мәдрәсәләр тормышындагы күңелсез тәртипләрне киң җәмәгатьчелекне тирәнтен борчырга тиешле мөһим иҗтимагый мәсьәлә итеп күтәрә. Чөнки мондый тәртипләр мәдрәсәләрнең яшь буынны тәрбияләүдәге олы бурычларын үти алмауларына китерә иде. Автор, укучыга мөрәҗәгать итеп, болай яза: «Фәразан, сән балаңны яки карендәшеңне яхшы галим вә кеше арасында кеше улсын дәю, бөек мәшәкатьләрлә хасил кылмыш юк-бар акчаңны хәреҗ идеп, яшь вакытыннан ук мәдрәсәя җибәреп, остаз вә хәлфә кулына тапшырасән. Мәдрәсә мөдәррисе исә сәнең балаңны айда бер раст кәлерсә күрәдер, ләкин әхваль вә мәгыйшәтеннән вә ниндәен тарикъта улдыгыны белмәйдер вә карамайдыр. Шул сәбәптән у гафил яшь толәбә у бикяр, фәна толәбәләрлә мәхәббәт вә дустлык идеп, акрын-акрын, аз-аз «гөнаһе кәбаир»ләрә мөртәкиб вә бөтен-бөтенә мәдәммине хәмер уладыр».
Мәдрәсәләрдәге тәртипсезлекләрнең шәкертләргә кире йогынтысына, аларны юлдан яздыруларына «гыйбрәт вә мисдак» итеп, 3. Бигиев Габделгафур язмышын ала. Мәдрәсәдә тәрбия эше бөтенләй алып барылмавы аркасында, тәҗрибәсез Габделгафур «бикяр шәкертләр лә мәхәббәт вә дуслык итеп» начар юлга керә. Ул аз-аз «мөскират улан шәйләре вә аракые боермая» башлый. Бераздан аны мәдрәсәдән куып чыгаралар. Шуннан соң Габделгафур «караңгы кәсеб» белән яшәгән «бик шөбһәле адәм» Мәмәт йогынтысына эләгә, кеше үтереп, җинаятьчегә әверелә.
Автор фикеренчә, Габделгафурны күңелсез язмышка китергән икенче мөһим сәбәп — аның мәгърифәткә, гыйлемгә омтылышы җитмәү. Мондый омтылышны аңарга ата-анасы да, мәдрәсә дә бирә алмаган.
Маһруй икенче төрлерәк тәрбия ала. Аның әтисе Гали Ваһапов— Накәс мулланың антиподы. Гали Ваһапов кешелекле һәм гыйлем сөюче зат була. Аның хатыны Мәрьям абыстай да — «яхшы ата баласы улып, суфия вә намазчы» шәхес. Шундый кешеләр баласы булган Маһруй, табигый, саф күңелле кыз булып үсә. Кешелекле һәм күркәм гаиләдән чыккан Җиһангир дә нәкъ менә Маһруйның «гыйрфанына хәйран вә хөсненә гашыйк» була һәм бераздан аңа өйләнә. Маһруй җитдие генә әхлакый сынауга дучар ителә. Ире Җиһангир сәүдә эшләре белән Себер якларына чыгып киткәч, ул өйдә карт анасы һәм баласы белән генә кала, бозык карчык йогынтысына бирелә. Әлеге карчык чибәр хатынны бозык егет Якуп Галиев белән таныштыра. Алар яшь гомерләрен «гамьсез вә кәрәк эштә кичермәя» башлыйлар. Сүз уңаенда автор мондый хәлләрнең очраклы булмавын, андый карчыклар сүзенә карап мораль бозыклык юлына баскан яшьләрнең ул заманда еш очравын әйтә. Моның белән 3.Бигиев әсәре, объектив рәвештә, шул чордагы буржуаз тормышның әхлаксыз якларын ача.
Габделгафур, ялгыш юлга басып, тормыш төбенә тәгәрәсә, Маһруй, Якуп белән бәйләнеп, зур хата эшләгәнен аңлый. Бала буласын белеп, Якуп баш тарткач, яшь хатын бушка үткәрмәгән «гомеренең нәтиҗә вә Сәмәрәсе буш нәрсә улмадыгыны дөшенмәя» башлый. Мәгърифәтчел карашлы авторча, яхшы ата-ана баласы, төрле сәбәпләр аркасында, вакытлыча буталып калырга, хәтта ялгыш юлга да басарга мөмкин. Әмма ул бөтенләй бозыла алмый: моңа аның балачакта ата-анадан алган тәрбиясе, күңеленә сеңдерелгән әхлаклылыгы юл куймый.
Романның үзенчәлеге бу теманы башка методка нигезләп яктырткан әсәрләр белән чагыштырганда тагын да ачыграк күренә. Денья әдәбиятында киң таралган «иренә хыянәт итүче хатын» темасын критик реализм позицияләрендә торып яктыртуның күркәм мисалы — Л. Толстойның «Анна Каренина» романы. Аннаның, ире Каренинга «хыянәт» итеп, Вронский белән йөри башлавын, соңыннан, аны да ташлап, үз-үзен үтерүеи язучы иҗтимагый һәм психологик характердагы шартлар, сәбәпләр белән аңлата. Нәтиҗәдә Аннаның фаҗигале язмышы буржуаз жәмгыятьнең кешелексез тәртипләрен һәм мөнәсәбәтләрен кискен фаш итү чарасына әверелә, зур идея-эстетик яңгыраш ала.
3.Бигиев романында исә героиня язмышы, тормышны танып-белү, аның билгеле бер тенденцияләрен ачу максатына хезмәт итүдән бигрәк, язучының мәгълүм карашларын һәм идеалларын гәүдәләндерү чарасына әверелә. Бу хәл Маһруйның тормыш юлын рационалистик рухта тасвирлануга китерә. Ахыр чиктә 3.Бигиев Маһруй образында мәгърифәтчеләрнең «табигый кеше» идеалының тормышта тантана итүен күрсәтергә алына. Шундый рационалистик теләк белән эш итү, әлбәттә, Маһруй язмышының реаль чынбарлык белән бәйләнешен йомшарта. Нәтиҗәдә героиня тормышындагы, аның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр нык дәлилләнми.
Героиня образында автор үзенең мәгълүм мәгърифәтчелек идеалын гәүдәләндерә. 3.Бигиев бу фикерен «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә»дә Зөләйха образында чагылдырган иде. Маһруй да әдипнең әхлакый хөкеменә дучар була. Үз хатасын аңлап, героиня, Зөләйха кебек үк, үлмәкче була. Әмма бу юлы автор мондый фаҗигале финалга юл куймый. Үләргә җыенган героиня исән кала. Иренә хыянәт итеп, әхлак нормаларын бозганы өчен, Маһруй шулай тиешле җәзасын алды дип санап, адип моннан соң героиняны яклау юлына баса, кыен вакытларда аңа ярдәмгә килә.
Хәтта героиняның ире Җиһангирне дә автор үзенең шушы максатына хезмәт иттерә. Себердә эшләре белән йөргәндә хатынының хыянәт итүен ишетү аңарда тискәре реакция тудырыр кебек. Әмма әсәрдә моның киресен күрәбез. Дөрес, Җиһангир, «зәүҗенә садакате улмадыгы чен нә эзләде — аны тапты», дип, Маһруйга кул селтәргә уйлап карый. Әмма бик тиз бу уеннан кире кайта. Автор моны геройның кешелекле бу-луыннан дип аңлата. Җиһангир бераздан мондый карарга килә: «Юк, Маһруйның бәңа садакате улмаенча җинаять вә гаебе нә кадәр бөек исә дә, минем тәхте никяхымда улдыгы чен, бәндән ярдәм вә мәдәт көтмәя хакы улып, бәнем тарафымнан мөмкин ярдәмне күстәрмәү инсаниятә мөхалиф улып, бәһаимчелекдер».
Автор теләгенә ияреп, Җиһангир хатынының хыянәтен шулай гафу итә һәм аны төрмәдән коткару өчен тырышып йөри башлый. Гомумән алганда, Җиһангир — 3.Бигиевнең уңай герой турындагы идеалын калку чагылдырган образ. Җиһангирне мондый шәхес иткән төп сыйфатларны әдип аның бик кешелекле һәм олы җанлы булуында күрә. Әмма Җиһангир реаль шәхес түгел, хыялый зат. Бу моментка заманында Ф.Әмирхан да игътибар итә һәм болай яза: «Бу әсәрдәге типларны Заһир Бигиев, булачак мәгыйшәтне алдан сизенеп чыгарган шикелле, вөҗүдкә чыгарадыр... Хатынына, җинаяте соңында да, гуманлы мөгамәлә итеп, гафу итә алырлык хөр табигатьле татар менә бу көннәрдә генә вөҗүдкә килә башларга мөмкиндер».
Бу образда автор геройга идеаль сыйфатлар бирү юлы белән үз идеалын гәүдәләндерүгә ирешсә, Маһруй образында мондый нәтиҗәгә героиняның язмышына «бәхетле» төгәлләнеш бирү аша килә. Маһруй инсафлы тормышка әйләнеп кайта. Икенче төрле әйткәндә, романда мәгърифәтче әдипнең «табигый кеше», әхлаклы яшәү турындагы идеалы тантана итә.
Тискәре персонажларны сурәтләгәндә, 3.Бигиев реаль тормышка таянып эш итә. Шунлыктан бу образлар ышандыру көченә ия. Алар, башлыча, әхлакый яктан гына бәяләнсәләр дә, фаш ителәләр. Бу персонажларның реаль чынбарлык буенча, тормышчан детальләр ярдәмендә сурәтләнүләре хәзерге укучыга күп мәгънә һәм эчтәлек ача. Икенче төрле әйткәндә, без бу образларда буржуаз чынбарлык тудырган социаль типларны күрәбез.
Әдипнең идеалларын гәүдәләндергән уңай геройлар күбрәк автор фантазиясенә нигезләнеп һәм рационалистик рухта тасвирлана. Шуңа күрә бу образларның реаль чынбарлык белән бәйләнеше тискәре персонажлар белән чагыштырганда кимрәк.
3.Бигиев татар прозасын форма ягыннан үстерүдә, М.Акъегет белән чагыштырганда, бер адым алга атлады. Романнарын «гаҗәиб гүзәл хикәя» һәм «гараиб вә гаҗәиб хикәя» дип атап, ул бигрәк тә хикәяләүнең мавыктыргыч булуына омтылды. Җинаять күренешләрен тасвирлауга алынуы да билгеле бер дәрәҗәдә мавыктыру теләгеннән булса кирәк. Мавыктыргыч хикәяләүгә омтылу әдипнең сюжетны үстерүгә игътибары артуга да китерде. Шунлыктан аның романнарында сюжет-композиция, «Хисаметдин менла» композициясе белән чагыштырганда, төзегрәк. 3.Бигиевнең бу өлкәдә осталыгы күренә.
Дөрес, төп игътибарны сюжетны мавыктыргыч итүгә юнәлтү, моның өчен вакыйгалылыкка артык басым ясау 3.Бигиев әсәрләрендә герой рухына, эчке дөньясына дикъкать кимүгә, психологик анализның беркадәр йомшаруына китерә. Шулай да авторның бу өлкәдә дә мәгълүм казанышлары бар. Мәсәлән, ул Зөләйха белән Маһруйның күңел дөньясын, авыр уй-кичерешләрен отышлы детальләр ярдәмендә тойгылы итеп ача. Бу максатка ирешүдә Зөләйханың хатларын һәм Маһруйның эчке монологларын оста файдалана.
Кеше күңеленә үтеп керергә омтылу Габделгафурны сурәтләгәндә дә сизелә. Габделгафур образы, берьяклы тасвирланган башка тискәре персонажлар белән чагыштырганда, катлаулырак һәм каршылыклырак төс ала. Яшь герой кайчак айнып киткәндәй була. Аерым алганда, аңа атасыннан килгән хат нык тәэсир итә. Юлдан чыккан өчен аны каһәрләп язылган бу хатны укыганда «Габделгафур гаять тә кайгылы, вә егламак дәрәҗәсендә улып, күзеннән катрә-катрә яшь акадыр». Әмма ул инде «мөртәд» Мәмәт кулыннан ычкына алмый, җинаять сазлыгына бата бара.
Мавыктыргыч сюжет төзүгә һәм моның өчен вакыйгалылыкка йөз тотып, 3.Бигиев хикәяләүнең тасвирый ягына азрак дикъкать итә. Шуңа күрә аның хикәяләренең тасвир чаралары М.Акъегетнеке белән чагыштырганда ярлырак. «Хисаметдин менла»да еш очраган оста чагыштырулар, халык мәкальләре, әйтемнәре 3.Бигиев әсәрләрендә юк диярлек. М.Акъегет герой портретын, табигать күренешләрен оста гына бирә иде. 3.Бигиевне исә мондый мәсьәләләр бөтенләй кызыксындырмый диярлек. Ул геройларның эшләгән эшләрен, тормыш вакыйгаларын бернинди бизәксез, ничек булса шулай күрсәтергә омтыла кебек.
3.Бигиев романнарының финаллары бер-берсеннән шактый аерыла. «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» финалы «Хисаметдин менла» бетеменә якынрак тора. Ике әсәр дә гаделлекнең тантана итүен, автор хыялының тормышка ашуын сурәтләү белән төгәлләнә. Икенче төрле әйткәндә, Хисаметдин белән Хәнифә кебек, Муса белән Хәдичә дә «морадларына тәмамән ирешеп, бәхтияр улып, зәвекъ-сафа чикмәя» башлыйлар. 3.Бигиев сүзен М.Акъегет шикелле үк бетерә: «Башка мәгълүм әшхаслар һәр кәс әүвәлгечә үз эшләрендә калдылар».
«Гөнаһе кәбаир»дә исә хикәяләүгә мондый нокта куелмый, сүз өзелеп кала сыман. Геройларның киләчәк язмышы турында яңа әсәр язарга планлаштырылу да моңа сәбәп булып тора.

3. Бигиев иҗатының икенче әһәмиятле тармагы татар язучылары арасында күптәннән популяр сәяхәтнамә жанрында эшләүдән гыйбарәт. Аның «Мавәраэннәһердә сәяхәт»е — татар әдәбиятының шушы жанрга караган иң күренекле әсәрләреннән берсе. Романнары кебек үк, бу әсәр дә әдипнең мәгърифәтчелек карашларын һәм омтылышларын чагылдыра. Мавәра-эннәһергә, ягъни Бохара, Сәмәрканд һәм Ташкент якларына сәяхәтенең төп сәбәпләреннән берсен 3.Бигиев үткәндә мөселман дөньясында «сәяси яктан да, мәдәният ягыннан да әһәмиятле урын тоткан бу регионда яшәүче тугандаш халыкларның «хәзерге хәлләрен борынгы хәлләр белән чагыштырып карап, гыйбрәт» алу теләге дип аңлата.
Юлда бер рус алпавыты белән очрашу 3.Бигиевнең кызыксынуын тагын да киңәйтә. Пароходта Әстерханга кадәр сөйләшеп барганда, бу алпавыт мәгърифәтче әдип өчен бик мөһим мәсьәләләргә кагыла. Бердән, ул, Казан татарлары — «соң дәрәҗәдә надан халыкдыр. Әдәбтән, инсафтан гаять озак кәтман мәгърур мөтәкәбир бер милләттер», ди. Икенчедән, татар хатын-кызларында «тәрбия, мәгърифәт әсәре» юклыгын әйтә, аларның «әхлаклары, табигатьләре, лисаннары гаять кобадыр», ди.
Юлдашының болай «тел озайтулары» әдипне рәнҗетә дә, уйландыра да. Үзе булган җирләр турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат биреп барырга тырышса да, аның төп игътибары әлеге алпавыт кузгаткан мәсьәләләрдә. Аны үзе булгав җирләрдә мәгариф һәм тәрбия эшенең торышын, хатын-кызларның хәле күбрәк кызыксындыра. Әстерханга килеп төшкәч тә, аның күңеле шул нәрсәләрдә: «Урадә һәрбер милләтең урта ибтидаи мәктәбләре вар исә дә, нә кадәр аяныч бер хальдер ки, безем әһел исламың урадә бер мәктәб, бер мәдрәсәләре юкдыр».
Биредә шунысы игътибарга лаек: әдип тормышта кирәк булган дөньяви белемнәр бирә торган мәктәпләр, гимназияләр кирәклеге хакында сүз алып бара. Андый мәктәпләрнең, Әстерханда гына түгел, мөселманнар яши торган башка җирләрдә дә булмавын әйтә. Шуның бер күңелсез нәтиҗәсе итеп 3.Бигиев татар сәүдәгәрләренең «сәүдә гыйлемендә һичнәрсә аңламый торган, соң дәрәҗәдә надан булуларын» күрсәтә.
Гыйлемле, мәгърифәтле булуның икенче бер мөһим күрсәткече итеп әдип үткәнгә, бигрәк тә халыкның культура мирасына, бу мирасны тудыру юлында күп көч куйган тарихи шәхесләргә мөнәсәбәтне ала һәм болай яза: «Мәдәни милләтләр гыйлем юлында сәгый итмеш, ватан угрында мал вә җан фида итмеш әһеле һиммәтең намларыны тәмам ихтирамлә зекер идәр. Намларыны та абәт ихия итмәк өчен һәр җирдә у бөекләрең һәйкалләрене бина идәр, милләт балалары кальбендә у бөекләрә мәхәббәте тәэбид итмәк өчен нам галиләренә һәр җирдә мәктәб, мәдрәсә кеби фаидәсе гомуми улан шәйләре тәэсис идәр».
Әстерханда яшәүче мөселманнар исә, үткәндәге «изге» кешеләргә шундый хөрмәт күрсәтәсе урында, бары аларның каберләренә табыналар. Мондый хәл, — ди әдип, — бу мөселманнарның мәктәпсезлегеннән, наданлыгыннан: «Мәктәпсезлек бәласе, соң дәрәҗә тәәссеф илә, ялыңыз Әстерхан мөселманнарына махсус хальләрдән дәгелдер. Русиядә у кадәр миллион мөселманнарың бер мөнтәзам мәктәпләре, гимназия, реальный кеби урта дәрәҗә мөкәммәл бер мәдрәсәләре юкдыр».
Бу чынбарлыкка әдип тәнкыйтьчел карый. Аның тәнкыйте мәгърифәтчел. Бу моментка әсәргә рецензиясендә Ф.Әмирхан да игътибар иткән: «Рәгъбәт белән укып чыгарлык сурәттә төрлеләндереп язылган, кыска булса да, тарихи мәгълүмат та кертелгән вә Мавәраэннәһер мәгыйшәтен йомшак тарызда гына булса да тәнкыйть тә ителгәндер».
Авторның цивилизация, гуманлылык, әхлаклылык идеяләрен кыю рәвештә яклавы, күргәннәрен шул яктылыкта бәяләве заманы өчен бик мөһим һәм кирәк иде. 3.Бигиевнең шундый мәгърифәтчелек идеаллары, омтылышлары бу сәяхәтнамәдә аның романнарындагыга караганда күп мәртәбә ачыграк, көчлерәк чагыла. Биредә ул — кыю фикерле публицист. Үзен борчыган сорауларга җавап эзләүче, мөселман хатын-кызларын ирекле һәм Оәхетле итеп күрергә теләүче әдип төрекмәннәр ялендә әлеге мәсьәләләр хәл ителүен күргәндәй була. Төрекмән хатын-кызларының чагыштырмача ирекле булуларын күреп ул болай яза: «һәр әмердә бәдәви, вәхши игътибар улы-ныр төрекмәннәр мәдәни Яурупаи гаҗиз идән «хатыннар мәсьә-ләсене» гаять садә, гаять асан сурәттә хәл итмешләрдер».
Бу хәлне 3. Бигиев төрекмәннәрнең «бәдәвилек галәмендә, ирек һавасында» яшәүләреннән дип аңлата. Әдип төрекмәннәрнең күчмә тормышы шәхескә, хатын-кызга беркадәр ирек бирүен әйтә. Бу «табигый» чынбарлыкның мөмкинлекләре чикләнгән булуын да таный. Анда да искергән патриархаль гореф-гадәтләр үзләрен нык сиздерәләр. Әдип моны төрекмән хатын-кызларының никях мәсьәләсендә ирексез булуларында күрә. Бу «табигый» дөньяга да үтеп кергән дин кануннарының хатын-кыз иреген чикләвен искәртә: «Галимнәрең, факыйһләрең фәтвасы да төрекмәндә хатыннар хәленең агырлыгына беркадәр тәэсир идәр».
Феодаль-буржуаз «цивилизация»ле Бохара тормышы белән танышкач, 3.Бигиев анда хатын-кызның хәле тагын да аянычрак булуын аңлый. Бу фаҗигаләрнең чыганагы, аныңча, — хатын-кызларның гыйлемнән, мәгърифәттән мәхрүм булулары.
3. Бигиев мөселман дөньясында танылган Бохарада уку-укыту эшләренең торышы белән нык кызыксына. Казан мәдрәсәләрендәге укыту системасыннан канәгать булмаган 3. Бигиев, Бохарада бу эш яхшырак куелгандыр дип, тәҗрибә алу нияте белән дә бара. Бохара мәдрәсәләре эше белән танышкач, аның өметләре юкка чыга. Кайбер аерымлыклар булса да, монда да шул «ысул кадимә» хакимлек итә. Бохара шәкертенең дә унсигез-егерме еллык укуы дини-схоластик китаплардагы «авыр гыйбарәләрнең мәгънәләрен чишеп» бирергә өйрәнү булып кала. Моның сәбәбен 3. Бигиев мәдрәсә мөдәррисләренең белеме, мәгърифәте аз булуда күрә. Бохарада гыйлемлек дәрәҗәсе дини китаплардагы катлаулы урыннарны аңлатып бирә алуга карап билгеләнә.
3.Бигиев Бохара руханиларының дөнья хәлләреннән һәм дөньяви фәннәрдән бөтенләй хәбәрсез булуларын әйтә. Бу яктан ул күңеленә хуш килгән бер генә кешене очрата. Ул — Миршәриф дигән сәгать остасы һәм дамелла. Сәясәттән дә, дөньяви фәннәрдән дә яхшы хәбәрдар булган алдынгы карашлы бу кешене 3.Бигиев Бохарадагы иң гыйлемле кеше дип атый. Әмма аның шәһәрдә авторитеты юк, ул — «салатхан», ягъни күпләргә билгесез гади мулла. Мондый мисаллар, ди автор, «Бохарада чын гыйлемнең хөрмәте һәм кыйммәте никадәр булуын ачык күрсәтәләр».
Кыскасы, бу шәһәр мәгърифәтче әдипкә бик авыр тәэсир «тә, күңел газабы тудыра. Сәяхәтнамәсенең ахырында ул ачынып болай яза: «Бохарада йөздән зиядә мәдрәсә вар, у мәдрәсәләрең кач миллион вакыфлары вар, урадә унбеңнән зиядә шәкерт иҗтиһадлә дөрес укыр. Йа рабби! У кадәр миллионнар, у кадәр шәкертләрең газиз гомерләре биһүдә шәйләрә сарыф улыныр, хараб улыр! Буннан зиядә тәәссефле бер хәл ула белерме?».
Сәяхәт вакытында мәгърифәтчел идеалларына җавап бирерлек, милләткә файда китерерлек кешеләрне һәм эшләрне тапмагач, әдип үткәнгә мөрәҗәгать итә, Әбу Гали ибне Сина, Мирза Олугбәк кебек даһи галимнәрнең кешелек өчен башкарган эшләре турында сокланып сөйли. 3.Бигиев бу шәхесләрнең титаник прогрессив эшчәнлегенә басым ясый. Әдипнең карашлары Россия тарихында прогреска хезмәт иткән эшләргә мөнәсәбәтендә дә ачык чагыла. Мәсәлән, ул Каспий диңгезе буеннан Сәмәркандка кадәр үткәрелгән тимер юлны Россия дәүләтенең зур җиңүе дип атый: «Төркстан, Хива, Бохара тарафларында шу юл сәбәбилә бөек инкыйлабат, яңа тәрәкъкыят йөз күстәрәкдер. Шу юл ихтимал һиндстан кеби бәрәкәт хәзинәсе улан бер мәмләкәт үзәренә хәрәкәттә Русия дәүләтенә бөек фаидәләр идәр. Төркстан чүлләрене, юлларыны абад идәр. Төркстан бәрәкәтләрене Русия эчләренә кадәр нәкыль идәр».
Мондый уй-фикерләр, гомумән, «Мавәраэннәһердә сәяхәт» авторының прогрессив карашлы кеше, ил интересларын кайгыртып яшәгән гражданин-әдип булуы турында сөйли. Мәгърифәт, прогресс, гуманизм идеяләрен киң планда һәм көчле чагылдырган бу әсәр татар публицистикасы үсешендә мөһим урын тота.
3.Бигиев әсәрләре мәгърифәтче әдипләр публицизмының лсылы турында шактый тулы фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Барыннан да элек, язучының романнары белән сәяхәтнамәсендәге публицистлык бертөрле булмау күренә. Бу яктан 3.Бигиев белән М.Акъегет әсәрләре арасында да кызыклы аерма бар. «Хисаметдин менла»да әдипнең публицистлыгы, әсәрнең формасыннан бигрәк, эчтәлегендә чагыла. Автор туры мәгънәсендә публицист булып чыгыш ясый, үзен борчыган мәсьәләләрне геройлар авызыннан яки публицистик чигенүләр ясап әйтә.
«Мавәраэннәһердә сәяхәт»тә 3.Бигиев тә — публицист. Әмма ул уй-теләкләрен, әсәр жанры таләп иткәнчә, турыдан-туры үзе белдерә. Әдәби әсәрләрендә публицистизм әсәрнең эчтәлегеннән бигрәк формасында чагыла. Әдип хикәяләүне нигездә» публицистик планда алып бара. Публицистизм биредә геройлар яшәешен һәм тормыш вакыйгаларын автор катнашыннан башка, объектив төстә, «натураль» хәлендә сурәтләүдә чагыла. Бары «Гөнаһе кәбаир»дә язучы идеалларын гәүдәләндергән уңай геройлар язмышын сурәтләгәндә генә бу принциптан бер» кадәр читләшү сизелә.
М. Акъегет һәм З.Бигиев әсәрләрен чагыштырып карау мәгърифәтчеләр иҗатындагы публицистизмның катлаулы һәм күпьяклы идея-эстетик категория булуы турында сөйли.
Татар мәгърифәтчелек прозасының тормышка тагын да якыная төшүен күрсәткән һәм милли проза жанры үсүенә өлеш керткән әсәрләре белән, 3.Бигиев үз чорында ук әдәби җәмәгатьчелек ихтирамын казана, югары бәя ала.

Комментариев нет:

Отправить комментарий

16.10.2009 17:03

Известный и неизвестный Загир Бигиев

135-летие зачинателя татарской прозы Мухаммад-Загира Бигиева, которое отмечалось в 2005 году, практически осталось незамеченным. На то существуют веские причины. С одной стороны, 1000-летие Казани затмило другие, более мелкие события, а с другой — отсутствие информации о точной дате рождения татарского писателя не дает возможности приурочить его юбилей к конкретному месяцу. Впрочем, и сведения о годе рождения Мухаммад-Загира Бигиева не есть истина в последней инстанции: названный когда-то его младшим братом, не менее известной личностью — татарским богословом Мусой Бигиевым, год рождения был выведен, согласно мнению татарских литературоведов, на основе одного из произведений Загира Бигиева, где он вскользь говорит о своем возрасте. Читать дальше »»»