10.06.2010

Муса Бигиев. Иң әүвәлге мөхәррирләребездән Мөхәммәтзаһир Бигиевның тәрҗемәи хале.
Габдулла Тукай эшкәртүендә.

Мөхәммәтзаһир әфәнде — әүвәлдә эшлекле, шөһрәтле бай булып, соңра русча һәм мөселманча галим булганга, мөфти Сәлимгәрәй хәзрәтләре тарафыннан Дон областендә ахунлык мәртәбәсенә куелмыш, яше кырык бишләргә җитмәстән элек, зур бер бәлагә ибтила соңында вафат бул­ган имам Ярулла Габделкәрим хәзрәтләренең 25 бала­сыннан бередер.

1870 нче сәнәләрдә Ростов-Дон шәһәрендә дөньяга килмештер.
Заһир әфәнде яшь бала икән, русча уку-язу өйрәнеп, соңра, анасы Фатима ханым бинте мулла Хәбибулла хәзрәтләренең тәрбиясендә, иске мәдрәсәләрнең берсендә калып, иске ысул белән голум диния вә голум гарәбия укымыштыр.
Шул мәдрәсәдә укыган елларында да ул тик үзенең иҗтиһады аркасында мәшһүр рус әдипләренең әсәрләрен күздән кичергәндер.
Яшь вакытында ук Заһир әфәнде каләм хезмәтен сөйгәнгә, ул, иң элек, «Погоня за миллионами»* исемле бер рус әсәренә тәкълид итеп, «Гүзәл кыз Хәдичә» исе­мендә бер роман язадыр.
Бу әсәр безнең Казан телендә роман буларак язылган әсәрләрнең иң әүвәлгеседер.
Бу әсәр шәкертләргә татарча бер юл язу язмак гаеп саналган бер вакытта язылмыштыр.
Ходайның якты көне кеби хәтеремдәдер ки, Казан халкы, Казан шәкертләре Заһир әфәндене шул «Гүзәл кыз Хвдичә» язганлыгы өчен мыскыл итәләр вә аннан көләләр иде.
Заһир әфәнде бу әсәрне бастырмак максуды белән Казанга килеп, шул килүендә Күл буе мәдрәсәләренең бер­сендә дәрес уку өмиде белән калмыш иде.
Шулвакыт ул, Казан шәкертләренең хәл вә тормышларын аңлап, төшенеп, шәкертләр хәленнән бәхәс итә тор­ган «Гөнаһы кәбаир» исемле янә бер роман язды.
Моннан соң, Ростов-Дон шәһәренә кайтып, имам бул­мыш исә дә, гомеренең ахырына кадәр анасының тәрбиясендә калды.
Ростов шәһәренең китапханә гомумиясенә барып, да­ими рус әсәрләрен укыйдыр иде.
Шул вакытларда Заһир әфәнде татар шәкертләре хәлен вә иске мәдрәсәләрнең бөтен татар халкына никадәр на­чарлык китергәнен күрсәткән «Мөртәт» исемендә бер әсәр язды.
Заһир әфәнде бу әсәрен ни кадәр бастырып таратмакчы булса да, муафыйк булмады.
Аннан соң, Русиядә хатын-кызларның мәзлүмлыкларын һәм тәрбиясезлекләрен күрсәтеп, «Катилә» намын­да бер әсәр язды.
Бу әсәре гаять зур бер осталык вә мәһарәт белән язылмыштыр.
Бу китабында Заһир әфәнденең нәваи шигъриясе вә каләм көче бөтенләй ачык күренеп, бу китабы аңар мәңге­лек йөз аклыгы вә фәхр булачактыр.
Берничә сәбәпләр аркылы үзе сәламәт вакытта табигъ ителә алмый. Иншаллаһ, тиздән табигъ булыныр.
Соңра, бер кирәкле эш хосусында Әмир хәзрәтләренә күрмәк касде белән Бохарага барды. Шул мөнәсәбәт белән бөтен Төркестанда сәяхәт итеп, аннан кайткач, «Мәвәраннаһердә сәяхәт» исемендәге сәяхәтнамәсен язды.
Ходайның хөкеме илә, Заһир әфәнденең шул әсәре әсәрләренең актыгы булды.
Шул әсәрне язып, аз гына заман үткәннән соң, Заһир әфәнде гаять зур бер бәлагә дучар булып, 20 нче гасыр мәдәнияте башланганда, үзенең түшәгендә йоклаган ва­кытында, әллә нинди хаин вә явыз кешеләр тарафыннан шәһид ителде.

*«Миллионнар артыннан куу»дигән сүз. (Г.Тукай искәрмәсе.)
Ибтила — туры килү, тару.
Бинте — кызы.
Голум — гыйлемнәр, фәннәр.
Диния — дини.
Гарәбия — гарәпчә.
Иҗтиһад — тырышлык.
Тәкълид итеп — ияреп.
«Гөнаһы кәбаир» — «Зур гөнаһлар»
Мәзлүмлык — золым эчендә калу.
Мәһарәт — осталык.
Нәваи шигъриясе — шигъри тавышы.
Фәхр — дан, шөһрәт.
Табигъ итү — бастырып чыгару.
Касд — теләге.
Мәвәраннаһер — Урта Азия, Транс-Саксония.

Комментариев нет:

Отправить комментарий

16.10.2009 17:03

Известный и неизвестный Загир Бигиев

135-летие зачинателя татарской прозы Мухаммад-Загира Бигиева, которое отмечалось в 2005 году, практически осталось незамеченным. На то существуют веские причины. С одной стороны, 1000-летие Казани затмило другие, более мелкие события, а с другой — отсутствие информации о точной дате рождения татарского писателя не дает возможности приурочить его юбилей к конкретному месяцу. Впрочем, и сведения о годе рождения Мухаммад-Загира Бигиева не есть истина в последней инстанции: названный когда-то его младшим братом, не менее известной личностью — татарским богословом Мусой Бигиевым, год рождения был выведен, согласно мнению татарских литературоведов, на основе одного из произведений Загира Бигиева, где он вскользь говорит о своем возрасте. Читать дальше »»»